Чистай ЗАГС бүлегендә 2023 елның 7 ноябрендә 400-нче баланың тууын дәүләт теркәвенә алдылар. Бала туу һәр гаилә тормышында һәрвакыт иң бәхетле һәм якты вакыйга.
Рамазан белән Ләйсән Гыйләҗева узган ел Чистай никахлар Сараенда никахларын теркәгәннәр. Ә быел яңа гаиләдә беренче бала туган кызы Эмилия!
ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева яшь әтисен туу турында таныклык, истәлекле бүләк белән котлады.