2023 елның 03 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, "Нык гаилә" партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай никах сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән яшь Россия гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен ишекләрен ачты.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.
Тантаналы һәм шул ук вакытта бик күңелгә үтеп керерлек шартларда 10 егет Россия гражданының төп документын – паспорт алды.
Илнең яшь гражданнарына «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова, Чистай МФЦ җитәкчесе Надежда Рекушина үгет-нәсихәт бирделәр.
Яшь гражданнарга патриотлар, үз җирләренең чын хуҗалары булырга, үзләренең игелекле гамәлләре, укулары, хезмәтләре белән илебез үсешенә ярдәм итәргә теләделәр!