Гражданнарны кабул итү!

2023 елның 3 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр итә: 2023 елның 7 ноябрендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ТР, Чистай шәһәре, Бабел урамы, 129, 5 нче кабинет адресы буенча ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылачак.

Кабул итүдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Чистай шәһәр прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, Чистай шәһәре мәшгульлек үзәге, Чистай муниципаль районы МТЗиСЗ социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашачак.

Кабул итүгә алдан язылу 5-37-68, 5-17-60 телефоннары буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International