Чистай шәһәр Советының чираттагы утырышы узды.
Чистай шәһәр Советының чираттагы егерме дүртенче утырышы узды. Аны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов үткәрде.
Сессиядә депутатлар 3 мәсьәләне карады. Повестканың беренче һәм икенче пунктлары буенча Чистай районының Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул депутатларга шәһәр бюджетына һәм шәһәр советының җир салымын түләү тәртибен гамәлгә кертү, ставкалар билгеләү турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында карарлар проектларын тәкъдим итте. Үз докладында Наталья Карманова үзгәрешләр кертүнең ни белән бәйле булуы турында җентекләп сөйләде.
Өченче мәсьәлә буенча җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча шәһәр вәкаләтләрен муниципаль районга тапшыру турында Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов хәбәр итте.
Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карар кабул иттеләр.