Бу атнада Чистай хатын-кызлар советының яңа составтагы беренче утырышы узды. Билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга кирәк!
Үз балаларын ялгызы тәрбияләүче әтиләр өчен зур булмаган бәйрәм оештыру турында карар кабул ителде. Төрле сәбәпләр аркасында бу ир-атлар, үз бәласе белән ялгыз калып, кулларын төшермичә, балаларын үстерәләр. Шулай да батырлыкларына карамастан, аларга игътибар һәм кайгырту кирәк.
14 октябрьдә Чистай никахлашу сараенда Гаделша авылыннан өч балалы әти Фаил Исламович Сабитов, ике малай әтисе Владимир Олегович Егоров, кыз һәм малай тәрбияләүче Анатолий Анатольевич Писцов гаиләләре җыелды.
Чистайның хатын-кызлар Советы рәисе Чулпан Сөләйманова: «Әтинең иң яхшы сыйфатлары үз алдына һәм гаиләсенә куйган максатларда һәм омтылышларда чагыла. “Әти булу – зур эш” - ул диде.