Россия президенты В.В. Путин Указы белән 2021 елда беренче тапкыр Әтиләр көне оештырылды.
"Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында Әтиләр көнен билгеләргә һәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәргә карар итәм", - диелә Указда.
Бәйрәм алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева яңа туган улын теркәү өчен мөрәҗәгать иткән күпбалалы әти Илмир Мусинны котлады. Бу гаиләдә өченче бала. Малайга Мөхәммәд дип исем куштылар.
Гаиләдә бала туу - бәхетле, шатлыклы вакыйга. Әти кешенең гаиләдәге роле бәхәсез. Тик әти кеше генә улларына үрнәк һәм кызларына таяныч була ала. Барысын да өйрәтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм теләсә нинди күңелсезлекләрдән әти-әниләр саклый ала!