Республикада хатын-кызлар советларының эшчәнлеге елдан-ел масштаблырак була бара, хатын-кызлар мәнфәгатьләрендә эшләүче социаль әһәмиятле юнәлешләрне колачлый.
2023 елның 12 октябрендә Чистай шәһәренең Никахлашу сараенда Чистай муниципаль районы хатын-кызлар советының яңа составының беренче оештыру утырышы узды. Утырышта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, хатын-кызлар советының элеккеге рәисе Надежда Сергеева чыгыш ясады.
Галина Юрьевна районның иҗтимагый тормышында, акцияләрдә, конкурсларда, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә бәйрәм даталарына багышланган чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә хатын-кызлар советының югары ролен билгеләп үтте, барлык катнашучыларга актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде, җирле үзидарә органнары белән алга таба тыгыз хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
Хатын-кызлар советы рәисе итеп бертавыштан 6 нчы «Мебель фабрикасы» ТОС җитәкчесе, эшмәкәр Чулпан Габдрахман кызы Сөләйманова сайланды. Утырышта шулай ук Советның эш планы турында да фикер алыштылар. Район халкы белән элемтәгә керү өчен социаль челтәрләрдә бит булдыру кирәклеге турында билгеләп үтелде.