Мобилизацияләнгән чистайлы гаиләсендә бала туа!

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Перинаталь үзәк хезмәткәрләре һәм Чистай районы җитәкчелеге гаилә өчен тантаналы чыгарылыш оештырды.

Бүләкләр һәм теләкләр белән бала тудыру йортына муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов килде.

- Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән сезне сабый тууы белән котлыйбыз. Аны һәрвакыт игелекле, акыллы кешеләр чолгап алсын. Кызга бәхет, мәхәббәт, җылылык һәм кайгырту белән тулы дөньяда үсәргә телим. Иң мөһиме, әти тизрәк исән-сау өйгә кайтсын, ул безнең барыбыз өчен дә герой.  - диде Константин Валентинович.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Ливанов исеменнән гаиләгә яңа коляска бүләк иттеләр. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бүләк итеп кызга яңа туган бала өчен тартма тапшырдылар, анда барлык беренче кирәкле әйберләр җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International