Коррупция-җәмгыятьнең социаль-икътисади үсешен какшатучы күренеш. «Коррупция» төшенчәсе 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законда бар.
Коррупция эшләренә түбәндәге җинаятьләр керә: хезмәт урыныннан файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән файдалану, шулай ук «коррупция»төшенчәсенә кергән башка гамәлләр.
Россия Федерациясе законнары нигезендә коррупцион хокук бозулар кылган өчен гражданнар җинаять, административ һәм дисциплинар җаваплылык тоталар.
Федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары үз вәкаләтләре чикләрендә коррупциягә каршы көрәш алып баралар. Коррупциягә каршы көрәш коррупцион хокук бозулар кылган өчен эзәрлекләүгә юнәлдерелгән хокукый чаралар куллануда гына түгел, ә гражданнарның хокук аңын күтәрүдә, коррупциягә каршы тәртип стандартларын популярлаштыруда да тора.
Коррупциягә каршы тору нигезләре чын контроль һәм җәзага гына түгел, ә коррупцияне кисәтүгә дә юнәлдерелгән алымның системалылыгында тора. Коррупциягә каршы көрәштә реаль нәтиҗәләргә барлык гражданнарны да бу эшкә җәлеп итеп кенә ирешеп була. Шуңа күрә һәркем коррупция турында кая хәбәр итәргә икәнен белергә тиеш.
Якындагы полиция бүлегенә телдән яки язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук прокуратурага гариза бирергә мөмкин.
Моннан тыш, һәр оешма стендларында коррупциягә каршы торуны хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмат, шулай ук гражданнарның коррупция юнәлешендәге мөрәҗәгатьләре өчен «ышаныч телефоны» һәм «ышаныч ящигы» эше турында мәгълүмат урнаштырыла.