Чистайга Олимпия чемпионы Валентина Никонова һәм дөнья чемпионы Ога Вощакина килде.
Атаклы спортчылар безнең шәһәргә спорт ветераннары советы рәисе Александр Оленин чакыруы буенча килделәр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова һәм спорт бүлеге начальнигы Айрат Әхмәтшин озатуында алар «Татнефть-Олимп»стадионына үттеләр. Анда аларның танышуы була.
Кунаклар бүләксез килмәделәр. Чистай районы башлыгы Дмитрий Алексеевич өчен алар «Россия спортчылар берлеге»дип язылган футболка алып килделәр.
Валентина Никонова һәм Вога Вощакина регионнар буйлап йөриләр, һәр шәһәрдә, районда спорт ветераннары берлегенең ничек үсүен беләләр.
- Без инде беренче шәһәргә бармыйбыз. Без Чистайда спорт ветераннары Берлеге бармы, спорт ветераннарына ничек ярдәм итәләр, чараларда һәм социаль проектларда катнашалармы дип кызыксындык, — дип уртаклашты чемпионнар.