Террорсыз дөнья.

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

20 ел чамасы элек 3 сентябрь терроризмга каршы теләктәшлек көне дип игълан ителде.

Бу истәлекле көнне бөтен ил террор корбаннарын искә ала һәм кайгыра,терактларны булдырмау һәм тоткыннарны коткаруда һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтә.

Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Экстремизмга-юк" декадасы кысаларында яшь инвалидлар хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова белән берлектә "Террорсыз Россия"коллажын рәсмиләштерделәр.

Чараның ахырында катнашучылар террорчылык корбаннарын искә алдылар һәм һәрберебезнең уяулыгына һәм җаваплылыгына безнең иминлегебез бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International