Чистай районы башлыгы ялга килгән мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Очрашу «Чистай»мәдәни үзәгендә узды.

«Чистай» мәдәни үзәгендә район башлыгы Дмитрий Ивановның махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга килгән мобилизацияләнгәннәр белән очрашуы узды.

Дмитрий Алексеевич үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, районның беренче чираттагы бурычы сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдән гыйбарәт. 

- Кыска вакытлы ялга килгән мобилизацияләнгән чистайлылар белән очрашуга шат идем!  дип язган Дмитрий Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International