14 сентябрьдә Чистай шәһәренә Казаннан кунаклар килде. Гыйләҗетдиновлар Әсхәт Рауф улы һәм аның улы Тимур. Берничә ел Әсхәт Рауф улы безнең шәһәрдә яши һәм эшли. Чистайның тышкы кыяфәтен үстерүгә үзенең профессиональ эшчәнлеге белән архитектор сыйфатында зур өлеш кертә, аерым алганда Чистай Никахлашу сараен реконструкцияләүдә катнаша.
ЗАГСтан тыш, Әсхәт Рауф улы Вахитов урамында балалар сәнгать мәктәбе проекты, торак районнар төзүне планлаштыру авторы була. Аннары Казан шәһәрендә баш архитектор сыйфатында хезмәт юлын дәвам итә. Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы.
Улы Тимур Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлый. Безнең көннәрдә Никахлашу сараена әверелгән 19 гасырның борынгы сәүдәгәр йорты интерьерларын зур кызыксыну белән карады. Бина җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.
Тимур үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: "Чистай бик ошады, бигрәк тә биналары булган күп санлы тарихи урамнар сокландырды. Чистайлыларның үз мирасын, үзенчәлеген һәм мәдәниятен кадерләвенә шатмын. Кайчандыр Чистай Казан белән беррәттән туристлык үзәкләренең берсе булыр дип өметләнәм"