Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов рәислегендә узды. Утырыш башында ук ул шәһәр һәм район юлларында аварияләр статистикасын игълан итте.
- Быелның 8 ае йомгаклары буенча Чистай районы юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше һәлак булды, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән күпкә кимрәк. Ә менә аварияләрдә имгәнүчеләр саны арткан һәм 68 кеше тәшкил иткән. Барлыгы 48 юл-транспорт һәлакәте була. Аварияләрнең төп сәбәпләре арасында: тизлек режимын үтәмәү, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу, 3 юл-транспорт һәлакәте исерек шоферлар катнашында була. Аерым игътибар балалар юл-транспорт травматизмы мәсьәләләренә. Хисап чорында шәһәр һәм район юлларында балалар катнашында 10 авария теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, ә 10 кеше җәрәхәтләнгән, — дип сөйләде Эдуард Рустамович.
Утырышта барлыгы биш мәсьәлә каралды. Аларның беренчесе 2023 елның узган чорындагы аварияләр хәленә кагылган. Бу темага доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов чыгыш ясады.
Мәгариф учреждениеләре янында урам - юл челтәрен төзекләндерү буенча планлаштырылган эшләр турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов хәбәр итте.
Утырышта шулай ук мәктәп автобусларын уку елына әзерләү темасына да тукталдылар.
Бу юнәлештә башкарылган эшләр турында «Нур — Сервис» предприятиесе директоры Илдар Ситдыйков сөйләде. Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Денис силайчев бу мәсьәлә буенча аның ярдәмче докладчысы булды.
Автобус паркының техник торышы һәм автобусларны техник карау узуы турында пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы предприятие генераль директоры урынбасары Наил Сабиров хәбәр итте.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе эше турында начальник Олег Кирсанов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, учреждение эшчәнлеге өлкәсе күпкырлы, әмма эшнең төп юнәлеше — юлларда авариялелек һәм травматизм дәрәҗәсен киметү.
- Без авырлык һәм габарит контроле буенча чараларны инструменталь тәэмин итәбез, Татарстан автомобиль юлларының юл яны полосалары чикләрендә юл сервисы объектларын урнаштыру аудитын үткәрәбез, дәүләт автоинспекциясенә фото — видеофиксация комплексларына техник хезмәт күрсәтүдә һәм аларның эшен тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәбез, тоткарланган транспорт чараларын махсус тукталышларга күчерүне, аларны саклауны һәм хуҗаларына кайтаруны оештырабыз, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе-юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау, - дип билгеләп үтте докладчы.