1 Сентябрьдә укучыларның тормышында яңа этап башлана.
Мәктәп һәм студент елларында киләчәккә нигез салына. Кеше чын дуслар таба һәм гамәлләре белән үрнәк булырдай укытучылар белән очраша.
Быел 800дән артык малай һәм кыз үзләре өчен тәүге кыңгырау чыңлавын көтә. Ул аларга белем дөньясына юл ачачак, олы тормышка зур юлның башы булып торачак.
Хөрмәтле педагоглар, Белем көне сезнең өчен дә дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн. Сез үз укучыларыгызга күпме көч бирәсез, белемнәрне үзләштерергә ярдәм итәсез, алар белән бергә борчыласыз һәм шатланасыз. Без дә, үз чиратыбызда, лаеклы белем дәрәҗәсе, искиткеч укытучылар, сәләтле укучылар белән горурлана алабыз.
Кадерле укучылар, студентлар, хөрмәтле педагоглар, остазлар һәм ата-аналар! Яңа уку елы уңышлы, яңа ачышларга бай булсын! Белем, тәҗрибә туплагыз, ирешкәннәрдә тукталмагыз!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы