Бу бәйрәм Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеге, дус-татулыгы символы булып тора. Ул туган якны кадерләгән, аны чын күңелдән яраткан, аның тарихы һәм бүгенге уңышлары белән горурланган, гореф-гадәтләрне хөрмәт иткән һәркемне берләштерә.
Безнең республика лаеклы рәвештә илнең иң куәтле һәм динамик үсештә булган төбәкләре рәтенә керә — болар барысы да Татарстанда булган ныклы икътисади һәм инновацион потенциалны уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе.
Республикабызның төп байлыгы — аның ярдәмчел, талантлы, эш сөючән халкы. Һәркем аның үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешен кертергә тырыша. Һәр татарстанлының энергиясе, максатчанлыгы, үз эшенә тугрылыгы — республикабызның киләчәге матур булачагының нигезе!
Республикага чәчәк атуын, тотрыклылык, үсеш, ә татарстанлыларга — нык сәламәтлек, яхшы хәбәрләр, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы