2023 елның 11 һәм 12 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 14 пар өйләнешкән.
Барлык никахларны теркәү тантаналы шартларда узды.
Бер “халыкара” никах теркәлде: Мароккадан Мостафа белән россияле Алсу үзләренең гаиләләрен булдырдылар.
Барлык яшь парларны тормышларының иң бәхетле көне белән котлыйбыз. Барлык гаиләләр дә үзара аңлашуга, кайгыртуга һәм чиксез мәхәббәткә нигезләнсен. Ә тормыш юлында котылгысыз киртәләр аларны зирәгрәк, ныграк кына итсен.