Катнашучылар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Семинарда Россия Федерациясендә хәзерге этаптагы сәяси вәзгыять, участок сайлау комиссияләре эшчәнлеген оештыру, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре (ТИК һәм УИК) эшендә проблемалы мәсьәләләр турында сүз барды.
- Беренче чиратта, 5 елга 1 тапкыр төзелә торган участок сайлау комиссияләренең яңа составларын формалаштыру турында сөйләшергә кирәк. Нәкъ менә шушы сайлау комиссияләре составы РФ Президентын, ТР Раисын, РФ Дәүләт Думасына, ТР Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына депутатларны сайлау кампанияләрен үткәрүне тәэмин итәчәк, — дип шәрехләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов. - Бүгенге көндә 2670 участок сайлау комиссиясе составы тулысынча формалаштырылган. Республикада барлыгы 2773 сайлау участогы эшләячәк, шул исәптән 47се вакытлыча яшәү урыннарында төзеләчәк. Хәзерге вакытта 20342 кеше участок сайлау комиссиясе (УИК) составына керде, 8434 кешедән торган резерв төзелде.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясенең хокук бүлеге мөдире Елена Григорьева һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясенең оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева чыгыш ясады.
Семинарда Чистай, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнары УИК рәисләре катнашты.