Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елында Чистай никахлашу сараенда Шахобиддин Масрулла улы Мукадасов һәм Мехрона Шерали кызы Хусайноваларның никахлашу тантанасы таҗик милли мәдәнияте элементлары белән үткәрелгән.
Чистай районы территориясендә төрле дин, милләт һәм диаспора вәкилләре яши. Барысы да, мәдәнияттә, туган телдә һ.б. аермаларга карамастан, үзара дус һәм тату яши.
Шәһәрдә иң күпсанлы диаспораларның берсе таҗик диаспорасы, алар үз ата-бабаларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр, кадерләп саклыйлар һәм балаларга туган телен һәм милли йолаларны тапшыралар.
Традицион таҗик туй киемнәре бик якты һәм затлы. Алтын җепләр һәм асылташлар белән бизәлгәнгә алар аеруча тантаналы күренәләр. Киемнең мәҗбүри предметы булып кәләшнең баш киеме - пәрәнҗә тора. Ул кәләшнең тыйнаклыгын һәм ихтирамын символлаштыра.
Бүген таҗик милли йолалары нигезендә никахлашу тантанасын уздыру Чистай районында төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкның өстәмә дәлиле булып тора.