Чистай районы башлыгы халык өчен ачык булган топ-5 җитәкчеләр исемлегенә керде

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Татарстанның төбәк белән идарә итү үзәге экспертлары республиканың халык өчен иң ачык район башлыкларын билгеләделәр.

Быелның беренче яртыеллыгында социаль челтәрләрдә муниципалитет башлыкларының шәхси битләрен комплекслы тикшерү мәгълүматлары буенча, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов халык өчен ачык булган 5 җитәкче исемлегенә кергән.

Бу бәяләүгә социаль челтәрләрдә аккаунтлар булу, постларның саны һәм сыйфаты, язылучыларның комментарийлары белән эшләү, туры эфирларның вакытлычалыгы, аккаунтның бизәлеше, фото һәм видеоның сыйфаты йогынты ясаган.

Цурда узган ел белән чагыштырганда иң зур динамиканы ТР Апас, Минзәлә һәм Чистай районнары башлыклары күрсәтте дип өстәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International