Хәсәновларның алтын юбилее

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Хәсәновларның мәхәббәт тарихы районыбызның иң матур авылларыбызның берсе Яүширмә авылында башлана. Чөнки алар икесе дә әлеге авылда туып үсәләр, белем алалар, аларның әти-әниләре гаилә дуслары булганга, бер-берсен кечкенәдән бик әйбәт беләләр.

Ә менә саф мәхәббәт тарихы Ринат армия сафларында хезмәт иткән вакытта ялга кайткач башлана. Мәктәпне тәмамлап килүче яшь, матур, сөйкемле, шул ук вакытта бик тыйнак булган Ләләне мотоциклына утыртып урманга чәчәкләр җыярга алып бара. Матур чәчкәләр арасында йөргән әлеге гүзәл кыз Ринат өчен башка яктан ачыла – һәм ул үзенә сүз бирә – бу тыйнак кыз минем тормыш иптәше булырга тиеш.

Шул көннән хат алышу башлана. Хәсәновларның мәхәббәте шулай башланып китеп 1973 елның 14 июлендә алар гаилә корып җибәрәләр һәм менә алар 50 ел бергә.

Чын эшчеләр гаиләсе: Ринат Шавкатович үзенең бөтен хезмәт гомерен Чистай сәгать заводына багышлый. Көйләүче өйрәнчеге булып эшли башлый, шулай итеп мастер, өлкән мастер, цех начальнигы була, һәм бүген ул «Восток Монолит» предприятиесен җитәкли. Ә Ләлә Шәрип кызы, Чистай медицина училищесын тәмамлап, гомер буе Чистай санитар-эпидемиология станциясендә эшли. Әмма Хәсәновлар хезмәт казанышлары белән генә горурлана алмый, аларның төп горурлыгы – балалары һәм оныклары. Алар матур кызлары: Лилия белән Регинаны үстергәннәр һәм тәрбияләгәннәр, уңышлары һәм җиңүләре белән өч оныгы: Инсаф, Кәрим һәм Риналь сөендерә.

Хәсәновлар гаиләсе туганлык җепләрен өзмичә, һәрбер туганга, дуска үз җылысын өләшеп, барысын бергә берләштереп торучы үрнәк, дус, тату гаилә. Безнең илебездә шундый гаиләләр күбрәк булсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International