Чистай муниципаль районында 200 нче пар никахын теркәделәр

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

2023 елның 15 июлендә Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Юрий һәм Арина Новиковларның никахларын теркәү тантанасы булды. Алар 2023 елда Чистай муниципаль районында никах төзегән 200 нче пар булдылар.

ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева аларга беренче гаилә документын - никахлашу турында таныклык тапшырды, шулай ук яшьләрне гаилә корулары белән котлады, символик бүләк тапшырды.

Яңа туган гаиләгә бер-беренә ярдәм итеп һәм аңлашып яшәүләрен, мәхәббәт һәм тугрылык, ышаныч һәм хөрмәт белән бергә яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International