Чистай ЗАГСында 2023 елның 1 яртыеллыгына йомгаклар ясалды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан туу турында 233 таныклык бирелде.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 25 кә кимрәк. Ул вакытта туу турында 258 таныклык бирелгән.

Яңа туган чистайлылар арасында кызлар өстенлек итә - 112 малай, 121 кыз туган.

76 гаиләдә беренче бала, 75 гаиләдә икенче, 58 гаиләдә өченче, 23 гаиләдә дүртенче, бишенче һәм хәтта алтынчы бала туган. Игезәкләрнең тууы 2 гаиләдә теркәлгән.

Әлеге яртыеллыкта популяр булган исемнәр: малайлар арасында - Матвей, Тимур, Әмир, Артём, Артур, Богдан, Данил, Ислам, Константин, Макар, Ярослав, кызлар арасында - Амелия, Анна, Виктория, Ева, Мирослава, Арина, Ника, Полина, Раяна, Сәидә, Самира, София, Яна.

Бүгенге көн өчен сирәк очрый торган исемнәр дә очрый. Малайлар арасында - Захарий, Алекс, Демид, Малик, Муса, Назар, Ранель, ә кызлар арасында – Амира, Залина, Иделия, Алиса, Богдана.

Отчет чорында никахны 156 пар, шул исәптән 25 пар - милләтара гаилә төзеде. Икенче тапкыр гаилә коручылар саны – 93, шуларның 52е хатын-кыз һәм 41е ир-ат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International