Алар җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга буклетлар һәм яктылык кайтаручы элмәкләр тапшырганнар.
«Җәяүлеләр үтүе» профилактик акциясендә яшь чистайлылар катнашты. 26 нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары «юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән бергә шәһәр урамнарына чыктылар.
Өлкән төркемнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга буклетлар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырып, яктылык кайтаручы брелоклар тапшырдылар.
Акция «Пешеход»оператив-профилактик чарасы кысаларында узды.