Чистайда диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.
«Бригантина» мәйданчыгында йөзләгән чистайлылар җыелды.
Тантаналы чара традиция буенча Водников бистәсендәге «Бригантина» мәйданчыгында узды. Бәйрәмгә йөзләгән шәһәр халкы җыелган: елга флоты хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаилә әгъзалары, микрорайон халкы.
Речник көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, "Татфлот" СК АО флотының Чистай суднолар ремонтлау-суднолар төзү базасының механика цехы начальнигы Михаил Пономарев котлады. Алар барысына да сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләделәр һәм бәйрәм уңаеннан берничә бүләк тапшырдылар.
Чистайлыларны һөнәри бәйрәмнәре белән елга флоты ветераны, капитан Владимир Королев, шулай ук 5 нче һөнәри училище директоры Владимир Герасимов тәбрикләде.
„Бригантина“ сәхнәсендә „Восток“ мәдәни-ял итү үзәге артистлары һәм коллективлары, шулай ук микрорайон балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.