Кичке концерт Скарятинск бакчасында узды
Программаны җирле җырчылар һәм биючеләр ачты. Сәхнәдә танылган яшьләр каверларын башкаралар һәм яндыргыч музыкага бииләр. Яшьләрне бәйрәм белән котларга Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов килде.
Сәламләү сүзеннән соң Эдуард Рустамович районыбыз активистларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Яшьләр өчен бүләкләрне шулай ук Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов әзерләде.
Бәйрәмне чакырылган артистлар дәвам итте. Үз чыгышлары белән тамашачыларны «Барбара Бэнд» кавер-төркеме, «Ютуб» шоу-программасы, пиксель шоу, «Дышать» музыкаль проекты «зажгли». Кичә Bublle Gum ДиДжее белән дискотека белән тәмамланды.