«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, Чистай шәһәрендәге филал объектында 2023 елның 4 июлендә 6:00 сәгатьтән 7:00 сәгатькә кадәр һәм 17:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын сүндереп, электр белән тәэмин итүне реконструкцияләү буенча эшләр башкарылачак: «ТНВ», «Болгар радиосы», 1-нче һәм 2-нче Федераль мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2).