Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп балалы Оруджовлар гаиләсен уллары Мөхәммәд туу белән котладылар.
Илгар Фикрет Оглы белән Ләйсән Ильясовна хәзер биш бала үстерәләр!
Әтигә документлар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату телибез!