Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсенең чираттан тыш сайлау конференциясе узды
Делегатларны чакыруның төп максаты рәис сайлау була, чөнки иҗтимагый оешманың элекке җитәкчесе Рифкать Гардиев вафат була. Исегезгә төшерәбез, Рифкать Гәрәйхан улы 2021 елның октябрендә вафат булды.
Ел ярым дәвамында Чистай сукырлар җәмгыяте бүлекчәсе рәисе вазифасын Татьяна Андреева башкара. Нәкъ менә аны бертавыштан делегатлар иҗтимагый оешма рәисе вазифасына сайлыйлар.