Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов реконструкция эшләренең барышын тикшерде.
"Быел ТР Раис хуплаган программа буенча без 44 ишегалдын ремонтлыйбыз. Без атна саен эш барышын күзәтәбез, халык белән аралашабыз. Төзекләндерү тиешле дәрәҗәдә алып барыла, кешеләр башкарылган эштән канәгать, шул ук вакытта без халыкның фикерләрен тыңлыйбыз һәм кайбер чаралар күрәбез", - дип аңлатма бирде Эдуард Хәсәнов.