Чистай ЗАГС бүлегендә 2023 елның 14 июнендә 200 нче баланың тууын дәүләт теркәвенә алдылар.
Хәлиуллиннар гаиләсенә иң ихлас һәм җылы теләкләр яңгырады. Алар кызларына Азалия дип исем кушканнар, бу грек теленнән тәрҗемә иткәндә "чәчәкле куак" дигәнне аңлата, ә гарәп теленнән Азалия "юатучы", "тынычландыручы"дип тәрҗемә ителә.
ГХАТ бүлеге белгечләре Илназ Нияз улына кызының беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Бала үз гаиләсе өчен бәхет, шатлык һәм горурлык булсын.