Чистай районында Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәләр

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

15 майда ел саен Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Чистай никахлар сараенда традицион рәвештә планлаштырылган чаралар уза: балаларның тууын тантаналы теркәү, никахларны теркәү махсус сценарий буенча үткәрелә, бүләкләр тапшырыла.

Бу истәлекле көнне Алена белән Юрий Фунтиков үз никахларын теркәгәннәр.

ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева яшьләрне гаиләнең беренче документын-никахны теркәү турында таныклык тапшырып котлады. Нык мәхәббәт, игелек һәм тынычлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International