Гражданнарны кабул итү!

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр итә: 2023 елның 10 маенда 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ТР, Чистай шәһәре, Бабел урамы, 129, 5 нче кабинет адресы буенча ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылачак.

Кабул итүдә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ю. Задворнова, Чистай шәһәр прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашачак.

Кабул итүгә алдан язылу 5-37-68, 5-17-60 телефоннары буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International