2023 елның 3 маенда, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, "көчле гаилә" партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай никах сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән яшь Россия гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре ,аби – бабайлары өчен ишекләрен ачты.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.
Тантаналы һәм шул ук вакытта бик күңелгә үтеп керерлек шартларда 9 егет Россия гражданының төп документын – паспорт алды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наилә Хәйдарова, Чистай КФҮ баш белгече Ога Маусова, ата-аналар комитеты вәкилләре яшь гражданнарга үгет-нәсихәтләр бирделәр Чистай районы Гүзәл Шакирова һәм Кристина Кучаева .
Яшь гражданнарга патриотлар, үз җирләренең чын хуҗалары булырга, үзләренең игелекле гамәлләре, укулары, хезмәтләре белән илебез үсешенә ярдәм итәргә теләделәр!