Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 14 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төньяк-көнчыгыш җиленең 17-22 м/с кадәр көчәйүе көтелә, 04.00 дән 20.00 гә кадәр урыннарда 25-26 м/с кадәр.

2023 елның 13-20 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә Әлмәт, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнарында урманнарның (4 класс) янгын куркынычы көтелә.

Болытсыз. Явым-төшемсез.

Төньяк-көнчыгыш җиле 9-14 м/с, 17-22 м/с, урыны белән 25-26 м/с.

Көчле салкыннар көтелә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+1˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +4..+8˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International