2023 елның 28 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән Гаилә белеме дәресе үткәрелде.
Бүлек җитәкчесе Илмира Ярмушева укучыларга Никахлашу сарае бинасының тарихы, бүлек эше, кеше тормышында акт язмаларын теркәүнең роле турында сөйләде.
Балалар ЗАГС бүлеге архивын, тантаналар залын карадылар, никах, ата-аналык, туу, үлем һ. б. кебек төп гаилә категорияләре турында мәгълүмат алдылар.
Никахлашу тантанасын модельләштерү формасындагы тренинг яшь аудиториягә никахлашучыларның үзара мөнәсәбәтләренең серлелеген һәм дулкынлануын «тоярга» ярдәм итте.