"Чистай" ТОСЭР инвесторларны хезмәттәшлеккә чакыра!

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Чистай муниципаль районы Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә яңа производствоны үстерү өчен «Чистай»алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе булдырылган.

"Чистай" ТОСЭРы бизнес (яңа һәм гамәлдәге предприятиеләр) өчен кызыклы платформа булып тора - бу 10 елга җитди преференцияләр (иминият взнослары буенча ташламалар -7,6%*, табышка салым буенча ташламалар-беренче 5 хисап чоры 5%, алдагы 5 хисап чоры 12%, Җир һәм мөлкәт салымнарыннан азат итү).

ТОСЭР резидентлары тарафыннан 2019-2022 еллардагы эшчәнлек чорында салымнар һәм иминият взнослары буенча ташламалар, шулай ук җир участогын арендалау нәтиҗәсендә 710 млн. сумнан артык акча янга калдырылган.

Киләчәк инвестицион проектка таләпләр: эшчәнлекне бары тик Чистай шәһәре территориясендә генә гамәлгә ашыру. Капиталь кертемнәр күләме 2,5 млн. сумнан ким түгел. эш урыннары булдыру: яңа предприятие өчен 10 берәмлектән ким түгел.

«Чистай» индустриаль паркы территориясендә урнашырга ниятләгән «Чистай» ТОСЭР резиденты үз предприятиесен төзү өчен җир кишәрлеген беренче җиде елга бушлай арендага алырга, шулай ук югары көчәнеш буенча электр энергиясе алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International