Чистайда юлларда иминлек тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Юлларда аварияләрнең торышы, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында коткару эшләре үткәрү, аларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм башка күп нәрсәләр турында БДД буенча комиссия утырышында сөйләделәр

Быелның ике аенда Чистай районы юлларында 25 кеше зыян күргән, икесе һәлак булган

Чистайда быел беренче тапкыр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Аны Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

- Быелның 2 ае йомгаклары буенча Чистай районы юлларында 11 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган. Ә аварияләрдә имгәнүчеләр саны 25 фактка кадәр артты. Аварияләрнең төп күрсәткече Казан – Ырымбур трассасында теркәлгән, – дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов киңәшмәне ачып.

2022 елда Чистай районы территориясендә аварияләрнең торышы һәм аны тотрыкландыру чаралары турында Чистай районы буенча Дәүләт Автоинпспекциясе бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов җентекләп сөйләде. Аварияләрнең төп сәбәпләрен ул каршы хәрәкәт полосасына чыгу, тизлек режимын бозу, Ян интервалының м дистанциясен дөрес сайламау дип атады.

67нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Артем Салмин юл-транспорт һәлакәтендә коткару эшләре ничек алып барылуы турында хәбәр итте.

Чистай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Хәнифов юл - транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен, шул исәптән ашыгыч ярдәм күрсәтүне камилләштерү турында сөйләде.

Утырышта шулай ук кышкы чорда юл челтәрен тотуга кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Бу темага доклад белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков чыгыш ясады.

Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Денис силайчев та бу тема буенча мәгълүмат бирде.

Яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Дамир Хәсәнов яшьләр оешмаларын юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшенә җәлеп итү турында сөйләде. Утырыш ахырында халыктан килгән мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International