«Чистай» мәдәни үзәгендә район башлыгы Дмитрий Ивановның эшмәкәрләр белән очрашуы булды.
Районның бизнес-берләшмәсе вәкилләре белән чәй эчеп аралашу-традицион чара.
Бүгенге очрашу шәһәрнең тарихи үзәген үстерүгә багышланган иде. Эшмәкәрләргә авария хәлендәге йортлар җимерелгәннән соң буш участокларда биналар төзү өчен әзер типовой проектлар күрсәтелде. Әлеге проектлар шәһәрнең тарихи үзәгенә туры килгән билгеле бер стильдә объектлар төзүне күздә тота.
Шулай ук эшмәкәрләргә шәһәр үзәгендәге мәдәни мирас объектлары булган буш биналарны символик суммага сатып ала алуларын искәрттеләр. Объектларны торгызгач, алар аларны бизнес идеяларын тормышка ашыру өчен куллана алалар.