2023 елның 7 нче мартында ЗАГС бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре Зайцевлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар!
Татьяна Николаевна һәм Леонид Тимофеевич дискотекада танышалар. Нәкъ 50 ел элек 6 мартта Чистай ЗАГСында никахларын теркәгәннәр. Шул вакыттан бирле кулга-кул тотынышып, тату һәм бәхетле атлыйлар.
Бу искиткеч игелекле, интилигент, белемле һәм әдәпле кешеләр.
Леонид Тимофеевич Чернобыль атом электр станциясе ликвидаторы буларак «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Чистай суднолар ремонтлау заводында 20 ел фрезеровщик булып эшли.
Татьяна Николаевна Саклык банкының 2555нче Чистай бүлекчәсе баш хисапчысы булып эшли. Гомуми хезмәт стажы - 45 ел. Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Ике бала үстерәләр: кызлары Марина һәм уллары Денис. Оныклары Анастасия, Владислав һәм Владимир уңышларына сөенәләр. Барлык туганнары һәм якыннары юбилярларны бәйрәмнәре белән котладылар.
«Алтын» юбилей көнендә ирле-хатынлы Чистай Никахлашу сараеның мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар.