Ватанны саклаучылар көне алдыннан полиция хезмәткәрләре, бүлек ветераннары, Иҗтимагый совет әгъзалары «Батырлык атналыгы»патриотик акциясендә катнаштылар.
Чистай полицейскийлары кадет интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрделәр.
Бүлек җитәкчесе урынбасары – ОРЛС начальнигы полиция подполковнигы Алексей Зюлин бүлекчәләре һәм хезмәтләре эше турында сөйләде. Кадетларны кизү часте, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эше белән таныштырды.
Чистай милициясе тарихы музеена экскурсияне ММЧ буенча инспектор Эльвира Степанова үткәрде. Кунаклар милиция хезмәткәрләренең тормышын һәм эшен яктыртучы документаль материалны күрделәр, Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстан һәм Төньяк Кавказ төбәгендә хезмәткәрләр хезмәте турында белделәр.
Чара ахырында педагоглар һәм кадетлар кунакларга кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, ә ветераннар һәм җәмәгатьчеләр аларга укуларында уңышлар һәм эшләрендә тырышлык теләделәр.