Чистай районы Татарстан халыклары ассамблеясе вәкилләре Халыкара туган тел көнендә 6 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Чистай муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе-Ольга Добронравова 6 нчы номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган Халыкара туган тел көненә багышланган чарада катнашты.

2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Укучылар горурланып туган телләрендә (татар, рус, чуаш, таҗик) шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар һәм музыка уен коралларында уйнадылар. Алар татар телендә «Репка» әкиятен сәхнәләштерделәр һәм рус телендә «Куян һәм төлке» курчак спектаклен күрсәттеләр.

Ольга Добронравова укучыларга Татарстан халыклары Ассамблеясы турында сөйләде, Чистай муниципаль районында 8 милли диаспора актив эшли һәм Ассамблеянең бөтен эше туган телне саклау һәм үстерүгә, туган телгә сакчыл караш, горурлык һәм ата-бабаларыбызның, халыкның, мәдәниятнең асылын тоюга юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте.

Чара ахырында Ольга Владимировна викторина уздырды һәм куелган сорауларга дөрес җавап биргән барлык укучылар да кунаклардан истәлекле сувенир алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International