Чистай ГХАТ бүлегендә игезәкләрнең әти-әниләрен котладылар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бер бала табу – бөтен гаилә өчен зур бәхет.

Ә Александр һәм Алена Жеребенковлар гаиләсендә икеләтә бәхет! Дөньяга берьюлы ике малай – Евгений һәм Алексей туды. Сабыйларны туган йортта түземсезлек белән өлкән балалар - Иван һәм Варвара көтә.

ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева бәхетле әтине тормыштагы шундый мөһим вакыйга белән котлады, бала туу турында беренче документларны тапшырды һәм күпбалалы гаиләгә нык сәламәтлек һәм иминлек теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International