14 февральдә, Чистай никахлашу сараенда Гашыйклар көнендә 7 пар никахларын теркәгән.
Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева чараны аерым сценарий буенча үткәрде: яшьләр, валентинкаларны сайлап, бер-берсенә мәхәббәт турында матур юллар укыдылар һәм бер-берсен «татлы тормышка» чакырып шоколад кәнфитләре белән сыйладылар!
«Ныклы гаилә» проекты кысаларында яшьләрне «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Хәйдәрова да котлады.