2023 елның 13 февралендә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Иванов Константин Валентинович рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырышта 14 беркетмә каралды:
"Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу" Татарстан Республикасы КоАП 3.2 ст. буенча - 1 беркетмә;
"Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне, калдыклар белән эш итү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозу" - 13 беркетмә.
Чистай муниципаль районының административ комиссиясе муниципаль район территориясендә тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү, чисталык һәм тәртип саклау кирәклеген искә төшерә!