2023 елның 6 февралендә Чистай муниципаль районының Каргали авылында халык җыены булды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов катнашты, авыл халкын 2022 елда районыбызның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, 2023 нче, демографик вәзгыять белән таныштырды.
Очрашу барышында Эдуард Хәсәнов авыл кешеләренең сорауларына җавап бирде. Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин авыл тормышы һәм 2022 елда башкарылган эш турында сөйләде.
Авыл активистларына авылда массакүләм спортны үстергән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм тыныч гражданнарга гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашкан авыл җирлеге башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук гражданнар җыенында шулай ук полициянең участок вәкиле Фәнис Сәхәбетдинов, “Биләр урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе Рамил Нуруллин, Чистай шәһәрендә “Россельхозбанк” идарәчесе Фәнил Гарипов катнашты.