Чистай муниципаль районы авылларында халык белән очрашулар дәвам итә.

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Малотолкиш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.

Авыл халкына 2022 елда районыбызның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Авыл җирлеге башлыгы, Федотов Григорий Николаевич авыл тормышы һәм 2022 елда башкарылган эшләр турында сөйләде.

Гражданнар җыенында шулай ук Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәре Евгений Малов, баш урманчы Рөстәм Гыйльметдинов, Чистай шәһәрендә «Россельхозбанк» идарәчесе Фәнил Гарипов, ҮРБ вәкиле Оксана Данилова катнашты.

Ахырда Эдуард Хәсәнов авыл кешеләренең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International