2023 елның 31 гыйнварында Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Иванов Константин Валентинович рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта 10 беркетмә каралды:
"Тышкы мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозу" ТР КоАП 3.5 статьясы буенча - 2 беркетмә;
"Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү муниципаль кагыйдәләрен бозу" ТР КоАП 3.6 статьясы буенча-8 беркетмә.
Чистай муниципаль районы административ комиссиясе муниципаль район территориясендә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә!