2023 елның 26 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда Валерий Викторович һәм Валентина Александровнаны туй юбилее белән котладылар!
Ирле-хатынлы Чурбановлар инде 50 ел тату гомер итәләр. Валентина Александровна 40 елга якын Чистайның «Восток» сәгать заводында эшли, «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Валерий Викторович Чистай ДОСААФ автомәктәбендә эшләгән. "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме бар.
Матур яшәп, намуслы хезмәт итеп, акыллы балалар тәрбияләделәр, хәзер оныклар һәм оныкчыклар тәрбиялиләр.
Истәлекле дата белән юбилярларны Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Хәйдәрова, Чистай сәгать заводы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рәшит Хәмит улы Шиһабетдинов котладылар, сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер теләделәр.