Чистайда гражданнар җыеннары һәм предприятие коллективлары белән очрашулар башланды
Чистай районында гражданнар җыеннары һәм предприятиеләр коллективлары белән очрашулар башланды. Мондый чараларның беренчесе авыл хуҗалыгы техникумында узды. Уку йорты коллективы белән очрашуга Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов килде.
Башта ул районның узган елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады, шулай ук 2023 елга бурычлар турында сөйләде.
Аннан соң Эдуард Рөстәм улы җыелганнарның сорауларына җавап бирде. Алар шәһәрне төзекләндерү, җәмәгать транспорты эше, борынгы биналарны ремонтлау һәм башка мәсьәләләр белән бәйле иде.
- Ел саен без халык белән шундый очрашулар уздырабыз, 70тән артык предприятие, оешма һәм авыл җирлекләрен колачлыйбыз. Эффективлык бар. Халык безгә үз проблемалары белән мөрәҗәгать итә. Авыл җирлекләрендә юлларны, мәктәпләрне, клубларны, ФАПларны, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга бәйле мәсьәләләр ешрак килсә, шәһәрдә, нигездә, мөрәҗәгатьләр ТКХ, җәмәгать транспорты, шулай ук төзекләндерү хезмәтләре белән бәйле. Бу сорауларның барысын да теркәп барабыз, контрольгә куябыз, оператив рәвештә җавап бирәбез. Узган елда мондый очрашулар вакытында 34 мәсьәлә керде, шуларның 30ын без хәл иттек, калган 4се озак вакытлы характерда, анда өстәмә инвестицияләр кирәк, – дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов.